news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнге диспансеризация узарга мөмкин булачак

Казанда «Поликлиникада төн» акциясе тәмамлана – аның йомгаклау өлеше бу җомга – 13 ноябрьдә узачак.

20:00 дән төн уртасына кадәр 2 нче клиник хастаханәнең ике мәйданчыгында – Юдино бистәсендә Ильич урамы, 30 һәм Столяров урамы, 39 йортларында килүчеләр бушлай тикшеренү уза һәм белгечләр консультациясен алачак.

Ике мәйданчыкта да өч маршрут булачак.

  • «Хатын-кыз сәламәтлеге» - гинеколог һәм программа буенча тикшерү. Маршрут тәмамлангач, катнашучылар ферритинга бушлай анализга купон алачак.
  • «Ир – ат сәламәтлеге» - уролог һәм программа буенча тикшерү. Маршрут тәмамлангач, катнашучылар тестостеронга бушлай анализга купон алачак.
  • Гомуми чек-ап – яшьне исәпкә алып тикшерүләр, терапевтның анализлары һәм консультациясе. Маршрут тәмамлангач, катнашучылар калкансыман бизнең бушлай УЗИ купонын алачак. Купоннарны акция көнендә бирәчәкләр.

Өстәмә тикшерүләрне соңрак, аерым визит вакытында узарга мөмкин булачак. Килүчеләр шулай ук кардиолог, эндокринолог, невролог һәм оториноларинголог белән киңәшләшә алачак. Юдинода флюорография, ә Столяровта тән составын тикшерү мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot