news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Томскидан килгән татар артистларын бүләкләделәр

Татар филармониясенең концертлар залында себер татарлары концерт күрсәтте.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Томск татар мәдәнияте үзәге вәкилләренә  «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында тантаналы чарадан соң, себер татарлары иң яхшы иҗади номерларын күрсәттеләр, диелгән бу хәбәрдә.

Казан халкын Себер татарлары иҗаты белән таныштыру карары 2018 елның ноябрендә үк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Томскида татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы вакытында кабул ителде. Ул җирле татар мәдәният үзәгенең 25 еллыгын бәйрәм итүгә туры килде.

"Үзәк Томск өлкәсендә татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрне һәм милли ризыкларны саклый һәм пропагандалый. Хәзер ул 15 коллектив һәм клуб эшчәнлеген үз эченә ала. Аларның иң яхшы номерлары Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә тәкъдим ителде", диелгән министрлыкның хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100