news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Толстойда кунакта” дигән бәйрәм узачак

9 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә Толстой скверында язучы һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 9 сентябрь көнне Казанда  39 нчы мәктәпнең Л. Толстой исемендәге белем үзәгендә рус язучысы Лев Толстойның туган көнен билгеләп узачаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат хезмәткәре Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте.

“Бәйрәм чаралары Толстой һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китәчәк, - ди Гузәлия Җәләлева. – Һәр ел саен Татарстан Милли музее Лев Толстой туган көнне - 9 сентябрьдә рус язучысы һәйкәленә чәчәкләр сала. 11.30 сәгатьтән бәйрәм программасы башланып китә. Программа буенча Казанның 39 нчы мәктәбендә урнашкан Л.Толстой исемендәге белем үзәгенә экскурсия, шәһәрдәге Толстойга нисбәтле урыннарга җәяүле сәяхәт оештырыла. Интерактив күргәзмә, халык һөнәрчелеге буенча төрле мастер класслар да узачак”. 

Бөек язучы, фикер иясе, философ, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстой үзеннән соң данлыклы әсәрләр калдыруы белән генә түгел,  ә милләтне һәм халыкларны берләштерә торган рухи фәлсәфәне дә мирас иткән олы шәхес, дип бәяләнә. Толстойның  “Сугыш һәм тынычлык”, “Анна Каренина”, “Якшәмбе” кебек әсәрләре бүгенге көндә дә дөньда танылган китаплар исемлегендә йөри.

Толстойның иҗаты Казан шәһәрендә башланып киткән. 1841 елда унөч яшьлек егет, ятим калган абый-энеләре белән туган апасы Пелагея Ильична Юшкова янына килә. Язучының Казандагы гомере Поперечныйдагы Горталов йортында үтә (хәзерге вакытта Япеев урамы, 15 йорт). Казанда ул 1847 елга кадәр яшәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100