Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Токаев Путинга алдагы «Киләчәк уеннары»н Казахстанда уздырырга тәкъдим итте
Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Россиядән коллегасы Владимир Путин белән Казанда очрашуда алдагы «Киләчәк уеннары»н үз илендә уздырырга тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан башкаласында беренче халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасы уза. Трансляция ТАСС телеграм-каналында узды.
«Бу — уникаль формат. Без монда җитди команда алып килдек. Кайбер уңай нәтиҗәләргә өметләнәбез. Гомумән, IT секторы, IT-формат Казахстанда үсеш ала. Безнең үз уеннарыбыз бар. Халыкара ярышлар үткәрәбез. Үз вакытында Россия Федерациясе әйткән инициативаны, шушы традицияне дәвам итәр өчен алдагы «Киләчәк уеннар»ы безнең илдә үтсен иде», – диде дәүләт башлыгы.
«Супер», – дип җавап бирде Владимир Путин бу тәкъдимгә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз