news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төбәкләрдә һәм чит илләрдә Сабантуйларын оештыручылар өчен семинар-практикум уза

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, 2025 елның 14-18 апрель көннәрендә Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән Сабан туйларын оештыручылар өчен «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дигән семинар-практикум уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чараның рәсми ачылышы Каюм Насыйри музеенда узды. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин сәламләде.

Семинар-практикум ел саен уздырыла һәм катнашучыларның географиясе киңәя бара. Быел чарада Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 40 кеше катнаша: Владимир, Волгоград, Калининград, Кемерово, Киров, Курган, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Сведловск, Томск, Төмән, Чиләбе, Ленинград, Мәскәү, Мурманск өлкәләреннән, Пермь, Красноярск, Краснодар крайларыннан, Коми Республикасы, Удмуртия Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Казахстан, Австралия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100