news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төбәкара «Аулак өй – көрәш» проектының студентлар өчен зона ярышлары башланды

Казанда төбәкара «Аулак өй – көрәш» проектының студентлар өчен зона ярышлары башланды
Ралинә Сәлимова

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында төбәкара «Аулак өй – көрәш» проектының студентлар өчен зона ярышлары башланып китте.

Чара ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы ярдәме белән оештырыла. 

Төбәкара «Аулак өй - көрәш» проектының зона ярышлары Россия Федерациясендә «Педагог һәм остаз» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан уздырыла.

Зона ярышларында:

Филология һәм мәдәниятара элемтә институты «Әллүки» иҗат берләшмәсе;

КФУ Филология һәм мәдәниятара элемтә институты Татар тел белеме кафедрасының журналистика бүлеге студентлары;

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты каршындагы Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студентлары;

КФУның Алабуга институты студентлары көч сынаша.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты каршындагы Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе 2нче төркем студенты Илгизә Галиуллина халыкны берләштерә торган чаралар уздыру мөһим булуын әйтте.

«Мин «Калфаклы каләмчеләр» командасыннан булам. Без бу бәйгегә озак әзерләндек. Татар йолаларын кабатладык, татар әдәбиятында ана образы булган хикәяләрне искә төшердек, мәкаләләрне карадык. Хәзерге вәзгыятьтә халыкны берләштерә торган чаралар уздыру бик мөһим», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100