Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ТНВның Яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин белән хушлаштылар

Казанда «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесенең Яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озату мәрасиме телерадиокомпания бинасы алдында үтте.
«Бүген без телевидение гаиләсенең бик матур, талантлы һәм тыйнак әгъзасын соңгы юлга озатабыз. Нәкъ шушы бинага ул 22 ел буена эшкә йөрде. Каты авыруга дучар булса да, бирешмәскә тырышты. Соңгы көннәренә кадәр кәефе яхшы булды. Сәламәтлеге никадәр какшаган булса да, яшәргә омтылды. Әле күптән түгел генә аның белән барып очрашкан идек. Сөйләшеп утырдык, хушлашканбыз да», – диде Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.
Хушлашуга Фәрхуллинның якыннары, сабакташлары һәм медиатармактагы хезмәттәшләре җыелган иде. «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова да үзенең хатирәләрен сөйләде.
«Радик Фәрхуллин – бик ачык күңелле, шат йөзле хезмәттәшебез иде. Ул гаилә җанлы иде. Кызы белән безнең «ШАЯН ТВ» телеканалында да чыгыш ясаганы булды. Якты шәхес, ярдәмчел булып истә калды. Ул чын һөнәри журналист булды һәм Татарстан журналистикасында матур эз калдырды. Аның күпсанлы репортажлары, кызыклы сюжетлары һәм көнүзәк тапшыруларын халык һәрчак хәтерендә саклар. Ике телле журналист иде. Кирәк чакта, кадр артында татар телендә дә сөйләде. Иң мөһим сыйфатларының берсе – тирән мәгънәле кеше һәм яшьләргә булыша торган хезмәттәшебез булды. Аның безнең арадан китүенә ышана алмыйбыз...», – дип истәлекләре белән уртаклашты ул «Татар-информ»га.
Мәрхүм Мирный бистәсендәге зиратта җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз