Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ТНВ телеканалы өчен яңа бина төзеләчәк
Яңа бинада татар телендә сериаллар төшерү өчен җиде яңа студия оештыру күздә тотыла.
(Казан, 4 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казанда ТНВ телеканалы өчен яңа бина төзеләчәк. Яңа бинада татар телендә сериаллар төшерү өчен җиде яңа студия оештыру күздә тотыла. Бу хакта бүген ТНВда узган матбугат конференциясендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов әйтте.
"Телекомпаниягә яңа бина кирәк, чөнки төп проектлар һәм программаларны чынга ашыру өчен яңа студияләрнең булуы мөһим. Өстәвенә, быел ТНВ даими рәвештә татар телендә сериаллар төшерә башлый. Аның өчен яңа комплекста 1 мең кв.метрга кинопавильон булдыру планлаштырылган", - диде ул.
ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова әйтүенчә, яңа бинада сериаллар төшерү өчен җиде студия төзеләчәк. "Яңа яңалыклар студиясе 120 кв.метр чамасы булачак, хәзер ул бездә 45 кв. метр. Төзелеш эшләрен өч ел эчендә тәмамларга планлаштырабыз", - диде ул.
- “Яңа гасыр-ТНВ” телерадиокомпаниясе өчен яңа бина төзү мәсьәләсе хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да “Казан” милли-мәдәни үзәге янында ясалган скверны карау барышында хәбәр итүе билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз