news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әтнә театры мюзиклын карарга теләүчеләргә билетлар җитмәгән

Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" мюзиклын күрергә өлгермәгән тамашачы аны 26 мартта шулай ук “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсеннән карый алачак.

Казанда Әтнә театры мюзиклын карарга теләүчеләргә билетлар җитмәгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Әтнә театры мюзиклын карарга теләүчеләргә билетлар җитмәгән. Бу хакта Әтнә театры җитәкчелеге хәбәр итә.

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры “Әкият” курчак театры сәхнәсендә Морис Метерлинк әкияте буенча куелган “Бәхет кошы” мюзиклын күрсәтте. Спектакль Әтнә театрының 100 еллыгы уңаеннан куелган. Режиссеры - Рамил Фазлыев.  

“Спектакльгә билетлар алдан сатылып бетү сәбәпле, театр кассасы янында билет сораучылар шактый күп иде. Хәтта Алабугадан да зур автобус яллап, 40лап тамашачы килде”, - ди театрның әдәби киңәшчесе, шагыйрә Гөлүсә Батталова.

Спектакльне "Тантана" театраль премиясенең жюри комиссиясе дә караган. Мюзикл видеога да яздырылган, “Шаян ТВ” каналы өчен аның видеоязмасы әзерләнә.

Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" мюзиклын күрергә өлгермәгән тамашачы аны 26 мартта шулай ук “Әкият” курчак театрының зур сәхнәсеннән карый алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100