news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Әтнә рәссамы Илдар Вәлиуллинның күргәзмәсе ачылды

Әлеге күргәзмә останың 60 яшьлегенә туры китерелгән.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның “Юность” Мәдәният йортында Әтнә рәссамы Илдар Вәлиуллинның рәсемнәр күргәзмәсе уза. Бу турыда мэрия порталында хәбәр ителә.

Әлеге чара останың 60 еллыгына туры китерелгән hәм 60 картинаны үз эченә ала. Аларның барысында да Татарстан табигате тасвирланган.

Күргәзмә ачылган көнне әлеге экспозицияне 150дән артык кеше караган.

Күргәзмә 19 гыйнварга кадәр эшли. Керү ирекле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot