news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ТМТВ татар музыка телевидение премиясе тапшырылды

Салават Фәтхетдинов "Ике гасырның күренекле җырчысы" исеменә ия булды.

Казанда ТМТВ татар музыка телевидение премиясе тапшырылды
Александр Эшкинин

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Эльвира Шакирова).15 апрельдә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТМТВ татар музыка телевидение премиясен тапшыру тантанасы узды. Тантана башланыр алдыннан барлык номинантлар кызыл келәмнән узды. Артистларны Булат Бәйрәмов белән Рифат Зарипов каршы алып торды.

Узган ел кызыл келәмгә ВАЗ-2106 "шестерка" машинасында килеп туктаган Фирдүс Тямаев шаккатырган булса, быел Ләйсән Мәхмүтова кызыл келәмгә мотоциклда килде. Ләйсән чыгыш ясаганда да, сәхнәгә мотоцикл белән чыкты. Сүз уңаеннан, Фирдүс чарада катнашмады. Гомумән алганда, һәр чыгыш билгеле бер сценарийга корылган иде. "Иң cтильле башкаручы" номинациясе җиңүчесе Гөлназ Батталова сәхнәгә куелган биек баскычларга менеп җырлавы белән истә калды.

Быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасын Булат Бәйрәмов һәм Айрат Ильясов, Иркә һәм Рифат Зарипов, Айваз Садыйров һәм Назлыгөл Сөнгатуллина – барлыгы алты кеше алып барды. Артистлар барлыгы 40ка якын номинациядә җиңү яулады. Әйтик, "Гастрольләр рекордсмены" булып Элвин Грей танылды, "90нчы еллар хиты" исеменә Хәния Фәрхи, "Халык мәхәббәте" исеменә Зәйнәб Фәрхетдинова, "Ике гасырның күренекле җырчысы" исеменә Салават Фәтхетдинов ия булды.

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында яңа номинацияләр дә яңгырады. Мәсәлән, "Универсаль артист" исеменә Рифат Зарипов, "Эпатаж җырчы" исеменә Диана Таҗетдинова лаек дип табылды. Илдар Әхмәтов – "Елның иң яхшы җырчысы", "Иң яхшы клип" – Эльмира Сөләймановада. "Үзенчәлекле тавыш" Ринат Рахматуллинда һәм Халидә Бигичевада.

Гадәттәгечә, ТМТВ премиясе җиңүчеләрен танылган шәхесләр игълан итте. Алар арасында халкыбызның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде.

"Халкыбыз җыр турында нәрсә уйлый икән, дип Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр һәм әйтемнәр җыентыгын карап чыктым. Шуннан берничә мәкаль таптым: "Җырның җыртыгы юк" – кызганычка каршы, бар, аларны хәтта ямарга кирәк. "Икмәк булса, җыр да була" диелсә дә, җырчылар киресенчә уйлый. Артист өчен җыр – икмәк. "Җыр тамак туйдырмый", әлбәттә, җырчыларны туйдыра. "Җырсыз яшәп булмы". Чынлап та, яшәп булмый! Җыр булмаса, җырчылар ачтан үләчәк. Яшәсен җыр, яшәсен татар җыры!" – дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

Быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы төгәл алты сәгать барды. Концерт Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100