news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ТКХ мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү вакыты октябрьгә күчерелә

Очрашуга (843) 238-77-06 телефоны аша язылырга мөмкин

 (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьгә билгеләнгән Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү вакыты 27 октябрьгә 10.00 сәгатькә күчерелә.
Татарстанлылар “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кызыксындырган сорауларын бирә ала.
Очрашуга (843) 238-77-06 телефоны аша язылырга һәм Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot