news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда үткәрелгән "Корбан-фест" бәйрәмендә якынча 3000 кеше катнашты

"Корбан-фест" чарасын ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте белән берлектә оештырды.

Казанда үткәрелгән "Корбан-фест" бәйрәмендә якынча 3000 кеше катнашты
Владимир Васильев

(Казан, 11 август, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Казанда үткәрелгән "Корбан-фест" бәйрәмендә якынча 3000 кеше катнашты. Бу хакта Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, "Корбан-фест" күбрәк балалар өчен оештырылган. "Әлеге чараны без балалар өчен оештырырга булдык. Алар тулаем дәрәҗәдә бәйрәмнең асылын аңлап бетермиләр. Һава торышы бозылгач, балаларыбыз килер микән дип борчылдык. Алга таба да чараны үткәрергә насыйп итсен", - диде ул.

Чарада мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә катнашты. "Корбан-фест" чарасын ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте белән берлектә оештырды.

"Корбан гаете көнендә чалынган малны өчкә бүләләр. Аның бер өлеше үзеңә, икенчесе - туганнарга, өченчесе - мохтаҗларга таратыла", - диде чараны алып баручы Айрат Заһриев.

Бәйрәм программасында спорт эстафеталары, «Рыцари» аттракционы, кул көрәше буенча ярышлар, шулай ук татар стилендәге прәннек рәсемнәре, балчык уенчыклары бизәкләре ясау, күн читекләр ясау, яулык бәйләү, кына бизәкләре ясау, брелок һәм значоклар ясау, финик кәнфитләре ясау буенча балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100