news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда “Үткәннән-киләчәккә” концерты узачак

28 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Композиторлар берлеге оешуына 70 ел тулу уңаеннан симфоник концерт тәкъдим ителә

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). 28 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Композиторлар берлеге оешуына 70 ел тулу уңаеннан “Үткәннән – киләчәккә” дип аталган симфоник концерт программасы тәкъдим ителә.
Концерт залының концертлар бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, дирижер Фоат Мансуров җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов, Борис Трубин, Александр Руденко, Екатерина Анисимова, Анатолий Луппов, Луиза Хәйретдинова һәм башка танылган композиторларның музыка әсәрләрен башкарачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100