news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда үткән ярминкәдән аксубайлылар диплом белән кайткан

Ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын яхшырту, республика яшьләре арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатында үткәрелде.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Аксубай районының белем бирү учреждениеләре Казанда үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар һәм хәтта бүләкләр дә алдылар, дип яза "Авыл таңнары" газетасы.

Ярминкә “Казан“ Агросәнәгать паркында үткәрелде. Исегезгә төшерәбез: әлеге ярминкә һөнәри белем бирү сыйфатын яхшырту, республика яшьләре арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру, халыкны сыйфатлы азыклар белән тәэмин итү максатларында уздырылды. Безнең районны мәгариф бүлеге һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумы тәкьдим итте. Техникум коллективы авыл хуҗалыгы продукциясе, камыр ризыклары һәм ярмалар сатты. Шулай ук производствога өйрәтү мастеры Андрей Бикмуллинның кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе оештырды.

Ярминкәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, премьер-министр урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та булды. Ярминкә нәтиҗәләре буенча Аксубай универсаль технологияләр техникумы “Алып килгән продукциянең иң яхшы ассортименты“ өчен диплом белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100