news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үткән укытучылар семинары тәэсире

Казанда үткән укытучылар семинары тәэсире

(Төмән, 24 ноябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Казанда үткән татар этно-мәдәни белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен үткәрелгән семинарда Төмән шәһәренең этно-мәдәни компонентлы 52 нче һәм Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәпләре директорлары Әлифә Манкаева белән Сәет Хисмәтуллин катнаштылар.

Әлифә Манкаева семинардан алган тәэсирләре белән уртаклашып, болай диде:

«Семинарда шәһәр шартларындагы этно-мәдәни мәктәпләрнең уңай тәҗрибәләре белән танышу бик файдалы булды. Барлык төбәкләр өчен дә туган телне саклау проблемасы иң актуаль проблемага әверелгән икән, әмма бездә хәлләр башка төбәкләргә караганда әйбәтрәк икән әле, безнең мәктәпләрнең техник-матди базасы ныграк, яңа технологияләрне үзләштерү алдарак бара, дигән нәтиҗәгә килдем мин», - диде ул.

Өлкәдә мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуга тиешле әһәмият бирелүе дөрес. Әмма Әлифә ханымның бездә хәлләр канәгатьләнерлек диюе белән килешү кыен. Ул Төмән шәһәре читендәге бер бистәсе булган һәм себер татарлары яшәгән Кырынкүл авылының мәчетендә урнашкан мәктәп белән җитәкчелек итә. 147 укучының 81 проценты татар балалары, алар атнасына берәр сәгать бирелгән шартларда туган телне өйрәнәләр, гаиләсе туган телдә сөйләшкән бала теләп өйрәнә телне, калганнарында туган телгә карата караш төрлечә, диләр мәктәп укытучылары. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе нигезендә шәһәрнең кайбер мәктәпләрендә татар телен укыту факультатив,йә түгәрәк рәвешендә оештырыла, узган ел шул системада тел өйрәнгән балалар саны 300 гә җиткән иде, ә шәһәр мәктәпләрендә 2,5 мең ярымлап татар баласы укый.

Туган телне укытуны оештыручылар бу эшкә күпме көч куйганнарын үзләре белә, нәтиҗәләрен дә сизәләр, шунлыктан, аларга хәлләребез яхшы булуп күренү дә табигый. Әмма өлкә күләмендә туган телне саклап калу мөмкинлекләре кысылганнан-кысылып бара. Авыл мәктәпләренең эреләндерелүе, кечерәкләренең ябылуы нәтиҗәсендә күп кенә татар мәктәпләре рус мәктәпләре белән кушылдылар, кайгыйдә буларак, татар мәктәбе рус мәктәбенә кушыла, шулай итеп, икенче мәктәпкә күчкән балалар туган телне өйрәнүдән мәхрүм була. Андый мәктәпләрдә туган телне укытуга хакимият каршы килми килүен, факультатив рәвештә укытылуны хуплап кына тора, ләкин ата-аналар үзләре үк теләмиләр балаларының туган телгә көч түгүләрен: бердәм дәүләт имтиханнарына кергән фәннәргә игътибар артуны телиләр.

Төмән шәһәренең мәктәпләрендә 5000 гә якын татар баласы укый икән, Кырынкүл мәктәбендә 121 баланың телне өйрәнүе һәм «Этнос» үзәге оештырган туган тел түгәрәкләре генә телне саклап калу мәсьәләсен хәл итә алмый. Төмән белән Тубыл шәһәрләрендә татар мәктәпләрен торгызу мөмкин түгел хәлгә әверелде. Аның сылтавы кире каккысыз: ата-аналар теләми. Шулай итеп, кайбер мәгариф хезмәткәрләренең һәм татар җәмәгатьчелегенең башка төбәкләр проблемаларына карап, үзебезнең хәлләр белән канәгать булулары алгы үсешкә этәргеч көч була алмый.

Бүгенге көндә милли мәгариф хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек җитәкчеләре алдында бер мәсьәлә тора – соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге реформалар нәтиҗәсендә туган телнең абруе төшүнең, кадере бетүенең сәбәпләрен тирән өйрәнеп, шуңа тиешле бәя биреп, нәтиҗәләрне хөкүмәт органнарына җиткерү, алга таба үсешне тәэмин итәрлек конкрет чаралар күрү. Ахыр чиктә, туган телне югалту, бигрәк тә, авыл балалары өчен, аларның фикерләү сәләтенә, иҗади үсешләренә, шәхес формалашуына зур зыян китерә, балаларны тулы канлы тәрбия һәм белем алу хокукыннан мәхрүм итә. Бу инде үз чиратында мөһим сәяси проблемага әверелә. Укыту процессын рус телендә алып барган авыл мәктәпләре балаларының рус телен дә камил үзләштерә алмаулары шуңа ачык дәлил.

Кызганыч ки, мәгариф системасы да, милли-мәдәни мохтәрият тә бу проблеманы хәл итү белән шөгыльләнергә җыенмый әле.

news_right_1
news_right_2
news_bot