news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тиз арада намаз укырга өйрәнү курслары ачыла

Диния нәзарәте оештырган “Бер көндә белем алу мәктәбе”ендә укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү, ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеге булачак.

Казанда тиз арада намаз укырга өйрәнү курслары ачыла
Михаил Захаров, dumrt.ru

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яңа белем бирү проектын башлап җибәрә. Ул “Бер көндә белем алу мәктәбе” дип атала. Әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра, дип Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биш дәрестән торган курслар атнага бер мәртәбә оештырыла. Курсларга 12 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләге булган һәркем языла ала.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, курсның программасы түбәндәге дәресләрдән гыйбарәт :

1 дәрес. «Кереш өлеше»: нәрсә ул ислам, аның нигезләре, шәригать кануннары, тәһарәт һәм госельне ничек башкарырыга, мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр;

2 дәрес. «Намаз дәресләре»: намазның фазыйләтләре, дога кылу һәм намаз уку тәртибе;

3 дәрес. «Гакыйдә дәресләре»: гакыйдә, ислам гакыйдәсенең әһәмияте.

4 дәрес. «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

5 дәрес. «Ураза дәресләре»: ураза тоту тәртипләре, уразаның әһәмияте һәм кагыйдәләре, зәкәт, хаҗ кылу, хәрам һәм хәләл.

“Бер көндә белем алу мәктәбе”ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә өч сәгать дәвамында Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытачак. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.

“Бер көндә белем алу мәктәбенә” 20 мартка кадәр +7 951 062 62 63 телефоны аша язылырга яисә https://goo.gl/forms/GnKekUzeZ3YcVyJL2 сылтамасы буенча онлайн-гариза калдырырга мөмкин.

Дәресләр 25 мартта башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100