Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Тирән күл территориясен чүп-чардан чистартачаклар
4 июньдә Казанның Киров районындагы Тирән күлне чистарту буенча Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге оештырган экологик акция узачак.
Акция Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган, ул елгаларны, диңгезләрне, күлләрне, буаларны һәм башка сулыкларны чүп-чардан чистарту кирәклеге турында искә төшерүгә юнәлтелгән. Бу көнне су астында йөзү белән шөгыльләнә торган төбәк дайвер клублары елга ярларын һәм төбен чистарту өчен җирле сулыкларга чыгалар.
Казанда акциягә Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды һәм Рус географик җәмгыятенең ТР буенча бүлекчәсе әгъзалары кушылачак – алар Тирән күл төбен чүп-чардан чистартачак, ә волонтерлар, мәктәп укучылары һәм җирле активистлар ярны чистартуда ярдәм итәчәкләр.
Акциядә Казан халкы катнаша ала, оештыручылар шәһәрлеләрне гаиләләре белән килергә чакыра. Территорияне җыештыру 10:00 сәгатьтә башлана һәм 2 сәгать дәвам итәчәк. Ак һәм кызыл палаткалар акциядә катнашучыларны җыю өчен ориентир булачак. Перчаткалар һәм капчыкларны урында бирәчәкләр, дип хәбәр итә Рус географик җәмгыятенең ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз