news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тирән карда йөри торган автомобильдә ир-ат белән бала боз астына киткән

Ике зыян күрүче дә коткарылган

 (Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Идел елгасында тирән карда йөри торган автомобильдә (снегоход) боз астына киткән ир-ат белән баланы балыкчы коткарган. Бу хакта бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу һәлакәт кичә 12.30 сәгатьтә Иске Победилово торак пункты янында булган. Ике кеше утырган кар машинасы боз астына китүе турындагы хәбәр 12.30 сәгатьтә «ГЛОНАСС +112» системасы буенча килгән.

Зыян күрүчеләрне исә балыкчы коткарган. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot