news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда «Тинчурин укулары» дигән III халыкара фәнни конференция ачылды
Быел ул Казан дәүләт энергетика университетының 40 еллыгына багышлана
Скопировать ссылку
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан дәүләт энергетика университетында «Тинчурин укулары» дигән III халыкара фәнни конференция ачылды. Быел ул уку йортының 40 еллыгына багышлана.
Яшьләрнең әлеге традицион фәнни форумы Казан дәүләт энергетика университетының элекке ректоры, талантлы галим һәм педагог Форель Тинчурин истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән оештырыла башлаган иде. Бу эштә РФ, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Фәннәр Академиясенә «Татэнерго» ААҖ, республиканың Студентлар лигасы ярдәм итә.
Яшь галимнәр, аспирантлар һәм студентларның быелгы форумы Казан дәүләт энергетика университетының актлар залында пленар утырыш белән башланып китте. Тантанада КДЭУ ректоры Юрий Петрушенко, «Татэнерго» ААҖ генераль директоры урынбасары Илгизәр Гайфуллин, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты Айрат Абдуллин һ.б. катнашты.
Татарстанның энергия холдингы җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Илгизәр Гайфуллин бүген республиканың энергетика системасында барган үзгәрешләргә, аерым алганда, базаны модернизацияләүгә, яшь алмаш әзерләү мәсьәләсенә тукталды. Генераль директор урынбасары, Татарстанда оешкан энергетика кластерында энергетиклар әзерләүче баш вузның роленә тукталды. «Ә без сезгә сыйфатлы белем алу, аны гамәлдә куллану өчен барлык шартлар тудырырга тырышачакбыз», – диде ул студентларга мөрәҗәгать итеп. Аның фикеренчә, тирән белемле кичәге студентлар Татарстанның энергетика системасында хезмәт итәргә тиеш. Бүген республиканың бу тармактагы барлык предприятиеләрдә яшь кадрларга ихтыяҗ зур.
ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты Айрат Абдуллин исә үз чыгышында студентларны фәнни хезмәткә тарту юнәлешен алга сөрде. Талантлы яшьләрне «Татарстан өчен иң яхшы 50 идея» конкурсында инновация проектлары белән актив катнашырга чакырды.
Җәмгыятьтә «физиклар» белән «лириклар» бәхәсе күптән дәвам итә. Гуманитар өлкә өчен белгечләр күпләп әзерләнү сәбәпле, соңгы елларда инженер кадрларга ихтыяҗ нык арткан иде. Казан шәһәре Киров районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев белгечлеге буенча энергетик. Аның фикеренчә, энергетика вузында алган фундаменталь белем яшьләргә халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләргә мөмкинлек бирә. Казан энергетика университеты бүген үз эчендә берничә институтны берләштергән һәм 11 меңнән артык студент белем алган мәгърифәт учагы. Конференция ачылышында катнашучы кунаклар аның алга таба укыту, производство базалары үскән инновацион идеяләр бишеге булып хезмәт итүен теләде.
Көннең икенче яртысында конференциядә катнашучы яшь галимнәр, студентлар, аспирантлар 7 секциягә бүленеп эшләде. Иртәгә фәнни форум үз эшен секцияләрдә дәвам итәчәк. Җомга көнне узачак бу утырышларда сүз технологик процессларны автоматлаштыру, сәнәгатьтә җылылык энергетикасы, икътисадның актуаль проблемалары, энергиянең нәтиҗәлелеге хакында барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot