news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тимур Акулов исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин

Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин Казанның бер урамына Тимур Акулов исемен бирергә тәкъдим итә.

Казанда Тимур Акулов исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның бер урамы, киләчәктә, Татарстан Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов исемен йөртергә мөмкин. Әлеге идеяне “Татар-информ”га сәясәтче Фәндәс Сафиуллин әйтте.

Исегезгә төшерик, Тимур Акулов кичә 65 яшендә вафат булды. Бүген аның белән Казанның Кариев театры бинасында хушлаштылар. Матәм чарасында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

“Тимур Акуловның истәлеген мәңгеләштерү өчен, аның исемен Казанның бик матур, балкып торган урамына бирсәләр дә дөрес булыр иде. Казанда Тимур Акулов урамы булырга тиеш. Бәлки, менә ул яшәгән Чехов урамына бирергә кирәктер аны. Чеховның ул урамга катнашы юк. Үзе яшәгән урамгамы, башкасынамы, тик ни генә булмасын, Казанда Тимур Акулов урамы булырга тиеш”, – диде сәясәтче.

Фәндәс Сафиуллин Тимур Акулов белән дус булып, күрше булып яшәгән.

“Яшь аермасы 15 ел булса да, безнең эш мөнәсәбәтләребез дә, дусларча мөгамәлә дә бик әйбәт булды. Без якын дуслар, хәтта күршеләр булып яшәдек. Чехов урамындагы бер йортта, бер подъездда гомер иттек без. Без - унынчы, алар өченче катта. Соңгы тапкыр берничә ай элек ишек алдында күрештек. Су алырга чыккан идем. Болай еш очрашып, аралашып тора идек. Әмма авырганын белмәдем, белгертмәде. Тммурның кинәт авырып китеп баруы минем өчен яңалык булды”, – диде Фәндәс Сафиуллин.

Искәртеп үтик, Фәндәс Сафиуллин Тимур Акуловка Россия Герое исеме бирергә тәкъдим итә дип язган идек. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100