news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тимер юлда һәлак булган яшүсмерләрнең әнисенә миллион сум түләячәкләр

Казанда тимер юлда һәлак булган яшүсмерләрнең әнисенә миллион сумнан артык компенсация түләячәкләр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасында хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» язганча, фаҗига февральдә Горький тимер юлының Дәрвишләр станциясе янында булды. Ике яшүсмер поезд якынлашып килгәндә тимер юлга бик якын булган. Машинист туктарга тырышкан, ләкин яшүсмерләрне коткарып калып булмаган.

Прокуратура зыян китергән өчен компенсация түләтү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте. Суд таләп белән килеште, һәлак булган яшүсмерләрнең әнисенә мораль зыян китергән өчен 1 миллион сумнан артык компенсация түләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot