news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Тимер юлчылар көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак

Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан артистлары һәм Юдино станциясе Тимер юлчылар мәдәният сараеның иҗади коллективлары котлаячак.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 5 августта Казанның Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында Тимер юлчылар көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак. Тантана вакытында тимер юл өлкәсендә эшләүче алдынгыларны һәм ветераннарны хөрмәтләячәкләр, дип хәбәр итә Россия тимер юлы матбугат хезмәте.

Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы артистлары һәм Юдино станциясе Тимер юлчылар мәдәният сараеның иҗади коллективлары котлаячак.

Һөнәри бәйрәмне яшь тимер юлчылар да билгеләп үтәчәк. Казанның Балалар тимер юлында бәйрәм тантаналы линейкадан башланачак. Шулай ук концерт һәм төрле бәйгеләр оештырылачак. Бәйрәм кунакларын яшь тимер юлчылар Казанның кече магистрале маршруты буйлап йөртәчәк. 14 яшькә кадәр балалар өчен поездда йөрү бушлай каралган. Шулай ук кечкенә кунакларны туңдырма белән дә сыйлаячаклар.

«Яшьләр» станциясеннән бәйрәм поезды 10.00, 11.23, 14.15, һәм 15.38 сәгатьләрдә кузгалачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot