news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тимер юл вокзалында ир-ат якташы йоклаганда кыйммәтле телефонын урлый

Хәзер гаджет урлаган өчен Чабаксарда яшәүче 49 яшьлек кешегә биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Казанда тимер юл вокзалында 49 яшьлек Чувашстан кешесе якташы йоклаган вакытта аның кыйммәтле телефонын урлый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча Казан линия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча Казан линия идарәсе кизү частенә Чувашстан Республикасының Шумерля шәһәрендә яшәүче берәү кәрәзле телефоны югалуы турында язма гариза белән мөрәҗәгать итте», – диделәр идарә матбугат хезмәтендә.

Кайнар эздән җинаятьчене тоткарлыйлар. Ул 49 яшьлек Чабаксар кешесе булып чыга. 

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әгәр ир-атның гаебе исбатлана икән, аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100