news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда – “Тилевиденье”

21 гыйнварда Казанның “Уникс” концертлар залында юмористик телевидение – “Тилевиденье” ачылачак

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). 21 гыйнварда Казанның “Уникс” концертлар залында юмористик телевидение – “Тилевиденье” ачылачак.
Тамашаны оештыручы “Барс-медиа” компаниясеннән хәбәр ителгәнчә, тамашачыларны кызыклы телетапшырулар, юмористик яңалыклар, татар дөньясыннан кызыклы репортажлар көтә.
Юмор кичәсендә Шәмси Закир, Раил Садриев, Әбри Хәбриев, “Тегеләр” төркеме, Лидия Галиева, Раушан Сыйтдиков, Айдар Галиәскәров һәм татар эстрадасының популяр җырчылары – Иркә, Ләйсән Гыймаева, Ленар Сәйфиев, Вероника Кузнецова һәм “Сәйдәш” бию төркеме катнашалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot