news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда тикшерелгән 2,5 мең муниципаль торакның 85е буш булып чыккан

Казанда тикшерелгән 2,5 мең муниципаль торакның 85е буш булып чыккан

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Казанда барлык муниципаль торак бүлмәләр, фатирларга инвентаризация уздырыла. Аның барышында 2,5 мең фатирның 85е буш торуы ачыкланган (шуларның 78 е тору өчен техник яктан канәгатьләнерлек хәлдә түгел һәм төзекләндерү таләп ителә), 50сендә законсыз нигездә кешеләр яшәве беленгән һәм шуларның 42сендә торучыларны чыгарып җибәрү буенча тиешле органнарга исклар тапшырылган, тагын 8е буенча документлар туплау эше бара, искларның 15е буенча суд эшне муниципалитет файдасына хәл иткән. Әлеге буш торган 85 торак бүлмә, фатирларның 78 е килеп яшәү өчен канәгатьләнерлек хәлдә түгел һәм төзекләндерү таләп ителә. Быел беренче тапкыр буларак шундый йортларны төзекләндерүгә шәһәр бюджетыннан 6,2 млн. сум акча каралган.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр ярдәмчесе Наил Галиев чыгыш ясап, шундый белешмә бирде.

Буш торакларга Казанда җимерек хәлдә дип танылган йортлардан халыкны күчерү күздә тотыла. Ә җеп очы эшләр органнары хезмәти тикшерү барышында - 3 муниципаль фатирны алга таба приватизацияләп сатуны күздә тоткан хәлдә социаль наймга килешү рәсмиләштергәндә чыккан. “Тузган торак” программасына эләкми калган йортлар өстенә соңгы 10 елда тагын искергән йортлар өстәлде, аларда яшәүчеләрне күчерү мәсьәләсе катлаулы, шул ук вакытта безнең исәпкә алмаган торак фонд та булган, диде бу мәсьәләдә шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча 3 җинаять эше кузгатылган, ә шәһәр торагын законны урап узып приватизацияләмәсеннәр өчен, барлык муниципаль бина-бүлмәләрне комплекслы приватизацияләү турында карар кабул ителгән. Аеруча ТКХ буенча бурычлары күп суммада җыелганнарга һәм 6 айдан артык түләмәгәннәргә, торакка хисап счеты ябылганнарга, ялгыз яшәүчеләргә, шулай ук теркәлгән гражданнар булмаса аеруча игътибар биреләчәк.

Казан мэры Илсур Метшин моны инвентаризация юнәлешендәге беренче адымнар дип саный. Шәһәрдә торакка чират торучылар, җимерек хәлдәге тораклардан күчерелергә тиешлеләр бар, дип, шәһәр башлыгы бу эшне район хакимиятләре башлыклары белән берлектә алып баруны йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100