news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тикшерүченең полиция бүлегендә үлү сәбәпләрен ачыклыйлар

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында полицейскийның үлемен тикшерү өчен махсус комиссия оештырылган.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Казанда тикшерүченең үлем сәбәпләрен ачыклыйлар. Аның мәетен «Сафиуллин» полиция бүлегендә тапканнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«30 мартта Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе «Сафиуллин» полиция бүлегендә тикшерүченең утлы корал белән яраланган мәетен тапканнар», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында полицейскийның үлемен тикшерү өчен махсус комиссия оештырылган.

Шулай ук ведомствода полициянең үлеме криминаль характерда түгел дип хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot