news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тиешсез урында юл аркылы чыгарга уйлаган мәктәп укучысын машина бәрдереп киткән

Юл һәлакәте Юлиус Фучик урамында булган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Казанда тиешсез урында юл аркылы чыгарга уйлаган мәктәп укучысын машина бәрдереп киткән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, кичә көндез «Нексия» автомобиле йөртүчесе Фучик урамында тизлеген арттырган һәм тиешсез урында юл аркылы чыгарга уйлаган 14 яшьлек кызны таптаткан», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, кызның башы һәм аягы җәрәхәтләнгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot