news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән

Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән
соцсети

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Җомга көнне, 8 ноябрьдә, 18.50 сәгатьтә Җиңү проспектындагы 9а йорты каршында трамвай йөртүче, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене таптаткан», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot