news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра
"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр уздырыла.
Скопировать ссылку
(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Алинә Минневәлиева). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый. Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та имтихан тапшыра.
Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру.
"Бүген тапшырачак БДИ биремнәре чын имтихандагы кебек түгел, типлаштырылган гына. Алар бары тик әти-әниләрнең бу төр имтихан тапшыру процедурасының нәрсә икәнлегенә төшенсен өчен кирәк. Чөнки, гадәттә, балалары БДИ тапшырганда, әти-әниләре алардан да күбрәк борчыла. Бу, беренче чиратта, аларның контроль-исәп материалы биремнәре белән таныш булмавына бәйле. Шуны аңларга кирәк: БДИдагы биремнәр – ул уку процессында үзләштерелгән материал", – ди Татарстанның Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Татарстан буенча бүген 866 кеше имтихан тапшыра. Алар арасында укытучылар, әти-әниләр, район башлыклары, аларның урынбасарлары да бар. Казанда БДИ тапшыручыларның саны 22гә җитә. Шул исәптән, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова, республиканың Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2