news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тхэквондо буенча Россия чемпионаты узачак

Ярышларда Россиянең 50ләп төбәгеннән 400дән артык спортчының катнашуы көтелә

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 17-20 ноябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” кара-каршы көрәш сараенда ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында тхэквондо буенча Россия чемпионаты уздырылачак.

Ярышларда илнең 50 ләп төбәгеннән 400дән артык спортчының катнашуы көтелә.

Чемпионат тантаналы төстә 17 ноябрь 14 сәгатьтә ачылачак. Көч сынашу көн саен иртәнге сәгать 10да башлана. Җиңүчеләр чемпионатның соңгы көнендә, 20 ноябрьдә, ачыкланачак.

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хәбәр итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot