Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тхэквондо буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак
Ярышларда 900 спортчы катнаша.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда GTF тхэквондо буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге старт ала. Ярышларда илнең 50дән артык субъектыннан 900 спортчы катнашачак, алар алдан үз төбәкләрендә сайлап алу турын узды.
Беренче ярыш көне 25 ноябрьгә планлаштырылган, финал ярышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү 28 ноябрьдә узачак. Теләүчеләр чемпионатның трансляциясен карый ала. Ул 25 ноябрь көнне «МАТЧ! Боец» телеканалында 13:00 сәгатьтә башлана.
Турнирны оештыручылар ТР буенча Тхэквондо (GTF) федерациясе булып тора, аларның тәрбияләнүчеләре арасында Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары да бар инде, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз