Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда тхэквондо буенча Корея Республикасы Илчесе Кубогы үткәрелә
Ярышларда дөньякүләм танылган Куккивон үзәгенең күрсәтмә чыгышлар командасы, трюклар белән дан тоткан тхэквондочылар катнашачак.
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 29 сентябрьдә, Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә тхэквондо (ВТФ) буенча "Россия Федерациясендә Корея Республикасы Илчесе кубогы" X Бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Ярышларда Россиянең 8 федераль округы командалары вәкилләре – 100дән артык иң көчле спортчы катнашачак. Турнирда Татарстан җыелма командасын - Алабуга һәм Чаллы шәһәрләреннән 10 тхэквондочы, шул исәптән республикада әлеге спорт төренең иң көчле вәкилләре, халыкара ярышларда күп тапкыр җиңүчеләр һәм призерлар Юлия Миюц һәм Рафаэль Камалов тәкъдим итәчәк.
Турнирны ачу тантанасы алдыннан спорт төрен үстерүгә багышланган матбугат конференциясе булачак. Матбугат конференциясендә Татарстанда тхэквондо үсеше планнары, спорт өлкәсендә халыкара аралашуларны арттыру, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Матбугат конференциясендә Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын, Татарстан спорт министры Владимир Леонов, Россия тхэквондо берлеге президенты Анатолий Терехов, Корея Республикасы Илчелегенең мәдәни үзәге директоры Ким Иль Хван, Татарстан Тхэквондо федерациясе президенты Рафис Мусин чыгыш ясаячак.
- Ярышларда дөньякүләм танылган Куккивон үзәгенең күрсәтмә чыгышлар командасы, трюклар белән дан тоткан тхэквондочылар катнашачак.
Ярышларның мәртәбәле кунаклары - Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын әфәнде, Россия тхэквондо берлеге президенты Анатолий Терехов һәм башкалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз