news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ТЭЦ-1дә яңа пар-генератор җайланмасы файдалануга тапшырылды

Тантаналы ачышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Энергетика министры Александр Новак катнашты.

Казанда ТЭЦ-1дә яңа пар-генератор җайланмасы файдалануга тапшырылды
president.tatarstan.ru

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүген Казан ТЭЦ-1дә ПГУ-230 МВт яңа пар-генератор җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Энергетика министры Александр Новак, «Татэнерго» АҖ, «Уралэнергострой» УК вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Яңа ПГУга Казан ТЭЦ-1ның беренче директоры Али Ганиев исеме бирелде.

ПГУ-230 МВт энергоблогын төзү проекты – «Татэнерго» АҖнең «Республика байлыгы» инвестицион программасының бер өлеше булып тора.

  • Казан ТЭЦ-1дә ПГУ-230 МВт энергоблогы 2016 елның маеннан алып 2018 елның августына кадәр төзелде.

Проектның гомуми хакы 15,6 млрд. сум, шулардан 11,1 млрд. сумы - Газпромбанк кредит чаралары. Генераль подрядчысы – «Уралэнергострой» идарәче компаниясе (Екатеринбург).

«Күптән түгел монда буп-буш җирләр иде, һәм без объект нигезенә таш салган идек, – диде Рөстәм Миңнеханов. - Россия Энергетика министрлыгына бу станцияне яңартуда күрсәткән ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук проектлаучыларга, төзүчеләргә, энергетикларга проектны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген республика җитештерүләрне үстерә, куәтләрне арттыра, һәм бары тик мондый энергетика объектларын яңарту гына безгә конкуренциягә чыдам булырга ярдәм итә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без кыска вакыт эчендә шундый проектны гамәлгә ашыра алубызны күрсәттек. Киләчәк проект – Зәй». 

news_right_1
news_right_2
news_bot