Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Террорчылыкка каршы комиссиянең яңа составы расланды
Казанда Террорчылыкка каршы комиссиянең яңа составы расланды. Бу карар мэрия сайтында Документлар һәм хокукый актлар электрон җыентыгының бүгенге чыгарылышында бастырылган.
«Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшен камилләштерү, «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы, «Террорчылыкка каршы тору турында»гы федераль законнарны гамәлгә ашыру максатларында Казан шәһәре мэрының «Казан шәһәрендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе турында»гы карары гамәлдән чыгарылган дип танырга», диелгән документта.
Комиссия рәисе итеп шәһәр мэры Илсур Метшин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров аның беренче урынбасары, шәһәр башкарма комитеты аппаратының хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә программаларны координацияләү бүлегенең баш белгече Павел Новлянский сәркатиб итеп билгеләнде.
Шулай ук комиссия рәисе урынбасары буларак Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Береснев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков һәм Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз