news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда территорияләрне кардан арындыру мәсьәләләре буенча кайнар линияләр ачылды

Татарстан башкаласында яшәүчеләр кайнар линия телефоннары буенча шалтырата яки «Ачык Казан» сервисы сайтында заявка калдыра ала.

Казанда территорияләрне кардан арындыру мәсьәләләре буенча кайнар линияләр ачылды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында территорияләрне кардан арындыру мәсьәләләре буенча тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар линияләр ачылды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әгәр йорт яны территориясен кардан арындыруның сыйфаты гамәлдәге нормативларга җавап бирмәсә, казанлылар идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан» сервисы сайтында заявка калдыра, шулай ук (843) 236-41-23 яки 063 телефоннары буенча шалтырата алачак», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Казан районнарында кайнар линия телефоннары эшли башлады. Аларның бер өлеше – тәүлек әйләнәсе, бер өлеше төнлә эшли.

Казан хакимиятендә искәртүләренчә, шәһәр урамнарын кардан берничә этапта тәүлек әйләнәсе арындыралар. Юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртәләр. Карны машиналарга төяп кар эретү станцияләренә озаталар яки билгеле бер участокларга түгәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100