news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда территориаль иҗтимагый үзидарәләр арасында республика бәйгесенә йомгак ясадылар

120 территориаль иҗтимагый үзидарә 160тан 665 мең сумга кадәрге грант алды.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казан Ратушасының колонналы залында быелгы “Татарстанның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” традицион республика бәйгесенең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Бу турыда "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе матбугат хзмәте хәбәр итте.

Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов, министрлык һәм ведомство вәкилләре, территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Әгъзам Гобәйдуллин 2018 елның 1 апреленә Татарстанда 362 территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлек алып баруын һәм аларның шактый саллы “көч” булуын билгеләп узды. Алар республикада 1,5 миллион кешене берләштерә һәм халыкның 38,5 процентын тәшкил итә.

Республикада территориаль иҗтимагый үзидарә хәрәкәтенең уңышлы җәелүенә күпчелек очракта Татарстанда урыннарда кулланылучы халык тәкъдимен яклау практикасы ярдәм итә. Шулай итеп, 2014 елдан шәһәр, авыл җирлекләре территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре ай саен 10 һәм 15 мең компенсация түләүләре ала. Быел республика бюджеты әлеге максаттан 69 миллион 300 мең сум акча бүлеп бирде.

Территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге нәтиҗәлелеген булдыру, җирле мәсьәләләрне чишү буенча халыкның социаль һәм эшлекле активлыгын арттыру максатыннан ел саен “Татарстанның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” традицион республика бәйгесе уздырыла.

Югары нәтиҗәләр күрсәткән территориаль иҗтимагый үзидарәләргә гран суммалары 160тан 665 мең сумга кадәрге арада билгеләнә.
Бәйге башланганнан бирле, аның гомуми бюджеты 50 миллион сум, 360 территориаль иҗтимагый үзидарә грант алды.

Бүгенге чарада 120 территориаль иҗтимагый үзидарә 160тан 665 мең сумга кадәрге грант алды. Әлеге акчалар территорияләрне, парк, скверларны төзекләндерүгә, шулай ук социаль-мәдәни чаралар уздыруга, халыкның куркынычсызлыгын саклау буенча чараларга тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100