Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тернәкләндерү буенча шәхси программалар үзәге филиалы презентацияләнде
Үзәк хезмәткәрләре тормышы авыр хәлдә калган кешеләргә тернәкләндерү һәм җәмгыятькә кайтару буенча эш оештыруда ярдәм итә
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда тернәкләндерү буенча шәхси программалар үзәгенең республика филиалы презентациясе узды, дип хәбәр итә Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Үзәк 2013 елда Илкүләм тернәкләндерү үзәкләре ассоциациясе химаясында эшли башлады. Үзәк хезмәткәрләре тормышы авыр хәлдә калган кешеләрнең үзенчәлекләрен һәм таләпләрен исәпкә алып, тернәкләндерү һәм җәмгыятькә кайтару (ресоциализация) эшләре оештыруда ярдәм итә. Моннан тыш, белгечләр бөтен программаны уңышлы узган үз пациентларына эшкә урнашырга булыша.
Тернәкләндерү буенча шәхси программалар үзәге эшли башлаганнан алып телефоннан 5 мең 43 консультация, 950 шәхсән очрашу үткәрелгән. Хәзер тернәкләндерүдән соң 67 кеше контрольда тора, наркотикларга бәйлелектән дәвалануга һәм тернәкләндерүгә 160 кеше юнәлдерелгән. Моннан тыш, үзәк ярдәме белән 53 кеше эш тапкан һәм укуларын дәвам иткән.
Тернәкләндерү буенча шәхси программалар үзәгенең республика филиалына Александр Федорченко җитәкчелек итә.
Үзәкнең "кайнар линия" телефоны: (843) 245-03-05.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз