news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда теркәлүсез һәм паспортсыз яшәгән затларга карата 6723 протокол төзелгән

Район хакимиятләре башлыкларына 1 февральга кадәр районның оештыру планында исәпкә алынган халыкны чагыштырып барлауны тәэмин итү бурычы куелган

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова).  Россия федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, узган елның 15 декабрена Казанда теркәлүсез һәм паспортсыз яшәгән затларга карата 6723 протокол төзелгән.

Шуларны истә тотып, быел октябрьдә илкүләм халык исәбен алу кампаниясенә әзерлек һәм халыкны тулысынча әлеге чарада яктырту максатларында республика башкаласында масштаблы эшләр бара, яңа бурычлар билгеләнә.

Бүген шул хакта Казан шәһәре хакимияте аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә дәүләт статистикасының Казан бүлегеннән Наталья Гатауллина ачыклык кертте. 2010 елда барлык административ-территориаль бүленешләргә мораторий куелганга, быел беренче ярты еллыкта шәһәр һәм районнар чикләрен сурәтләү буенча, тагын шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитетына һәм район хакимиятләре башлыкларына җитмәгән урам исемнәре аншлагларын һәм йорт һәм фатир номерлары язылган билгеләрен 1 мартка кадәр беркетеп кую эшләрен төгәлләргә кирәк булачак, диде ул. Район хакимиятләре башлыкларына 1 февральга кадәр районның оештыру планында исәпкә алынган халыкны чагыштырып барлауны тәэмин итү бурычы да куелган.


news_right_1
news_right_2
news_bot