news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда температура рекорды яңартылды

Татарстан башкаласында яңа температура рекорды билгеләнде, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.

Кичә, 1 апрель көнне, Казан метеостанциясендә һәм Казан – Аэропорт авиация метеостанциясендә термометр баганалары +14,8 градус күрсәтте. Казан – Сокол авиация метеостанциясендә һаваның максималь температурасы +15,9 градус тәшкил иткән.

Шәһәрдә 1 апрельгә кадәрге рекорд 1983 елда билгеләнгән һәм 12,6 градус җылылык тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якын көннәрдә Казанда һәм тулаем республика буенча урыны белән бераз яңгырлар явачак. Шимбә төнлә температура -2..+3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +8..+13 градус кадәр вәгъдә итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100