news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Телсез күке» фильмына кастинглар башланды

Казанда «Телсез күке» фильмына кастинглар башланды
Рузилә Мөхәммәтова

Казанда халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшереләчәк фильм өчен кастинглар башланды. Кичә «Татаркино»да кастингның беренче туры узды.

«Без хәзер карт һәм яшь Зариф, Зыятдин, Кәшифә белән Нәзирә рольләре өчен артистлар эзлибез», – диде «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Әлеге рольләрне башкарачак артистларның татар һәм рус телендә иркен сөйләшүе шарт итеп куела.

Кастингка килүчеләрне «Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, режиссер Әмир Галиәскаров һәм кастинг директоры Ирек Хафизов карады.

Алар килүчеләрдән монолог сөйләттеләр, халык җырлары башкаруларын сорадылар.

Кастингка Татарстанның Камал, Әтнә, Түбән Кама, Әлмәт театрлары артистлары, хәтта Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты да килгән иде. Килүчеләрнең күпчелеге Казан театр училищесы студентлары иде.

Икенче турга узучылар белән кинокомпания вәкилләре, шулай ук, автор Зөлфәт Хәким үзе дә танышачак.

  • Фильм рус телендә Мәскәү кинокомпаниясе тарафыннан РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән төшереләчәк. «Татаркино» әлеге кинокомпаниянең партнеры булып катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100