Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда телләрне куллануның хокукый нигезләренә багышланган Халыкара конференция була
Әлеге чара «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). 11 декабрдә Казанда «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
«2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында булган чараның төп оештыручысы - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Конференциянең төп эш юнәлешләре:
- Россия Федерациясендә һәм Россия Федерациясе составындагы республикаларда тел сәясәте;
- белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан дәүләт телләрен һәм туган телләрне укытуның актуаль мәсьәләләре.
Биредә катнашу өчен сиксәнгә якын фәнни доклад кабул ителгән. Чит иллләрдән һәм Мәскәү, Төмән, Элиста, Уфа, Чабаксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижевск, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр булыр дип планлаштырыла.
Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.
Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Конференц-залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә. Башлану вакыты - 10.00. Теркәлү 9.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз