news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Телләр программасын тормышка ашыруга 2008 елда 14 млн. 786 мең сум акча каралган
Ирек Арсланов: “Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе 2008 елны Халыкара туган телләр елы дип итте”
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы”н тормышка ашыру өчен 2008 елда 14 млн. 786 мең сум акча каралган. Бүген бу хакта Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов белдерде. Ул шулай ук программаны гамәлгә кертү кысаларында телләр сәясәтенә тукталды.
Ирек Арсланов сүзләренә караганда, телләр сәясәтендә чит телләрне өйрәнү аерым урын алып тора. “ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасында бу юнәлешнең стратегик бурыч икәнлеге билгеләп үтелгән. Бары тик берничә телдә иркен аралашу гына белгечләргә һәм яшьләргә дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итәчәк”, - диде ул.
Әлеге бурычны тормышка ашыру максатыннан, Казан шәһәре Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе тарафыннан муниципаль хезмәткәрләр өчен инглиз теле курслары оештырылган. Анда хәзерге вакытта 103 кеше белем ала. Хезмәткәрләр шулай ук татар һәм рус телләрен ничек белүләрен тестлар ярдәмендә тикшерә. Бүгенгә көнгә 1400тән артык кеше тестлаштыруда катнашкан.
“Тестлаштыру нәтиҗәләре дәүләт телләрен өйрәтү курслары программаларын тагын бер кат үзгәртеп төзергә һәм тел белү күнекмәләрен камилләштерергә теләүчеләрнең санын ачыкларга ярдәм итәчәк”, - дип саный Ирек Арсланов.
Билгеле булганча, халыкка ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтү “Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасының әһәмиятле юнәлеше булып тора. Бу үз чиратында туган телдә аралашу мохитен булдырырга ярдәм итә һәм туган телне саклауга илтә. Бүген Ирек Арсланов Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт һәм элемтә комитетын, Эчке эшләр идарәсен, Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсен ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтергә чакырды.
Аерым алганда, ул Транспорт һәм элемтә комитетына җир өсте транспортында пассажирларга мәгълүматны ике дәүләт телендә җиткерү зарурлыгын искәртте. Ирек Арсланов бу нисбәттән Әсфән Галәвов җитәкләгән МетроЭлектроТранс оешмасының эшен үрнәк итеп күрсәтте.
“Күп шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары метрода дөрес һәм матур итеп мәгълүмат бирүгә шатлана. Кайберәүләрнең, елмаю белән: “Татарларга ирек җир астында гына бар” дигән мәкальне искә төшерүләрен дә әйтергә кирәктер. Алга таба шәһәр транспорты белән идарә итүчеләр, станцияләрнең санын арттырып, бу мәкальне куллануны бетерерләр һәм җир өсте транспортында да үрнәк эшләр дәвам итәр”, - дип белдерде Ирек Арсланов.
Ирек Арсланов бүген игътибарны эчке һәм тышкы вывескаларны ике дәүләт телендә ясауга да юнәлтте. Бигрәк тә ул Архитектура һәм шәһәр төзелеш идарәсенә, Административ күзәтчелекне координацияләү идарәсенә, шәһәр хакимиятләренә, Казанда урам исемнәрендә, тукталыш күрсәткечләрендә булган хаталарны ачыклау һәм төзәтү максаты белән рейдлар оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Шулай ук ул Башкарма комитетның Кулланучылар базары һәм хезмәтләр комитетына, сәүдә нокталарында витриналардагы язуларны ике дәүләт телендә, туристлар күп йөри торган урыннарда 3 телдә язуны сорап, мөрәҗәгать итте.
Ирек Арсланов, чыгышын йомгаклап, Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясенең 2008 елны Халыкара туган телләр елы дип итүен һәм аның дөньядагы телләргә ярдәм итүгә юнәлтелгәнен билгеләп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot