news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «ТелФест» чит телләр фестивале уза

Казанда 18-19 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәйданчыгында IV «ТелФест» чит телләр фестивале уза.

Беренче көнне сайлап алынган 7-11 сыйныф укучылары өчен «Тел территориясе» бөтенроссия интеллектуаль уен-конкурсының финалы булды. Катнашучылар биш турда ярышты, шулай ук институт һәм шәһәр буйлап экскурсияләрдә катнашты. Конкурста җиңүчеләрне сынау нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр.

Фестивальнең бүгенге программасы киң аудитория өчен үткәрелгән интерактив чараларга багышланган. Төрле яшьтәге кунаклар өчен тел ияләреннән һәм укытучылардан мастер-класслар, спикерлар чыгышлары, иҗади һәм кулинар дәресләр, тел уеннары һәм квестлар оештырыла.

Катнашучылар шулай ук Азия, Гарәп көнчыгышы һәм Европа илләренә багышланган тематик зоналарга бара ала, анда тере аралашу һәм мәдәни активлык каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot