Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тележурналист Алексей Кулешов вафат
39 яшьлек Алексей Кулешов узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булган.
(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Казанда танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешов 39 яшендә вафат. Бу турыда "Татар-информ"га мәрхүмнең "Эфир" телекомпаниясендәге хезмәттәшләре сөйләде.
"Алексей узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булды. Мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк", - дип әйттеләр агентлыкка.
Алексей Кулешов пневмония - үпкә ялкынсынуыннан үлгән, дип фаразлана.
- Алексей Кулешов Самара шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Башта ул Яшел Үзән телевидениесендә, аннары "СТС"-Казань" каналында яңалыклар хезмәтендә, Татарстанның Экология министрлыгында "Альтернатива" телестудиясендә хәбәрче булып эшли.
- "Эфир" телеканалында 2003 елдан бирле эшли. Биредәге эшчәнлеген Алексей Кулешов яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып башлый. Аннары "Город" һәм "Тема" тапшыруларын алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз