news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда телевизорның артык кызуы аркасында янгында бер хатын-кыз зыян күргән

Казанда яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз телевизорның артык кызуы аркасында чыккан янгында зыян күргән. Гадәттән тыш хәл Восстание урамындагы 87 нче йортта була.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын дүртенче каттагы ике бүлмәле фатирда булган: җиһазлар һәм кухнядагы әйберләр янган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр янган фатирдан 48 яшьлек ир-атны һәм 75 яшьлек хатын-кызны чыгарганнар.

Янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил итә. Һәлакәтнең башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын (ТК-телевизорны) урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

news_right_1
news_right_2
news_bot