Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда телефон аша өлкән яшьтәге хатын-кызларны алдаган Чаллы кешесен тоткарлаганнар
Казанда телефон аша өлкән яшьтәге хатын-кызларны алдаган Чаллы кешесен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Ачыкланганча, 18 июльдә Казанда яшәүче өлкән яшьтәге ханымга таныш булмаган кешеләр шалтырата һәм кызының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен хәбәр итә. Аңа ярдәм итү өчен 150 мең сум акча бирергә кирәк. Әби акча җыйган, бераздан акчаны алу өчен яшь кеше килгән. Бу вакытта ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
«Авиатөзелеш» полиция бүлегендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
«Шикләнелүченең Алабуга һәм Чаллыда шушындый ук җинаять эшенә катнашы булуы ачыкланды. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә», – дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз