Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Тел ачкычы» татар телен өйрәнү клубы дәресләре башлана
Татар телен аңларга, ирекле сөйләшергә һәм милли тарихыбызга тирәнрәк чумырга теләүчеләр өчен Казан үзәгендә яңа проект эшли башлый. Г.Камал исемендәге театрның Шәрык клубында «Тел ачкычы» татар теле клубының дәресләре узачак. Бу хакта Шәрык клубының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, клубта телне яңа өйрәнә башлаучылар да, телне белү дәрәҗәсен яхшыртырга теләүчеләр дә катнаша ала. Дәрес программасына тере сөйләм практикасы, татар фольклоры, җырлары, милли мәдәният һәм тарих белән танышу кертелгән.
Проектның төп максаты — катнашучыларга туган тел аша халыкның рухи мирасын ачу һәм дустанә мохиттә аралашу тирәлеген булдыру.
Дәресләрне танылган журналист Рәмис Латыйпов алып бара.
Дәресләр 4, 11, 18, 25 ноябрь көннәрендә, сәгать 19:00да узачак. Чара 16 яшьтән өлкәнрәк аудиториягә исәпләнгән. Урыннар саны чикләнгән булу сәбәпле, оештыручылар билетларны алдан ук Г.Камал исемендәге театр сайтында сатып алырга киңәш итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз