news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда техника ярдәмендә "Регистан" чәйханәсен җимерә башладылар

Ун еллык бинаны канун нигезендә төзелмәгәнгә сүтәләр.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ", Регина Шәфиева).  Казанда Адоратский урамындагы “Регистан” чәйханәсен техника белән җимерә башладылар. Сәбәбе – чәйханә бинасы ун ел элек канун нигезендә төзелмәгән дип табылган.

Бина тулысынча сүтергә әзерләнгән: аннан җиһазлар һәм савыт-саба чыгарылган, электр өзелгән. Сүтелүче бина мәйданы челтәр белән әйләндереп алынган.

Чәйханә хуҗасы мөлкәтен алырга килмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot