news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Техгазсервис” бинасының өемнәрен тикшерү дәвам итә

Шартлау сәбәпләре ачыклана

 (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанда кислород баллоны шартлау урынында һәлак булган ир-атның гәүдә өлешләрен эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

“Бүген иртән “Техгазсервис”да савытлардан сыек кислородны суырткач эзләү эшләре дәвам итәчәк”, - диелгән хәбәрдә.

Искәртеп узабыз: кичә 9.20 сәгатьтә Обнорский урамында урнашкан “Техгазсервис” предприятиесенең бер катлы бинасында, кислород баллоны шартлау сәбәпле, түбәнең бер өлеше һәм 100 кв. метр мәйданда бина стенасы ишелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, 1968 елгы ир-атның умрау сөяге сынган һәм баш мие селкенгән, ул хастаханәгә озатылган. Стена өемнәрен тикшергән вакытта коткаруылар 1952 елгы ир-атның гәүдә өлешләрен тапкан.

Фаҗиганең баллонга кислород тутырганда килеп чыгуы ачыкланган.

Бу факт буенча җинять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot